Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Хозур» нәшрият йорты Рамазан аенда тәҗвидтән видеодәресләр бирә башлый
Галимнәр фикеренчә, Коръәнне тәҗвидтән башка укыган кеше гөнаһлы санала.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Рамазан аенда социаль челтәрләрдә Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләре — тәҗвид буенча видеодәресләрне башлап җибәрә. Хәзер тәҗвид кагыйдәләрен өйдән чыкмыйча гына үзләштерергә мөмкин.
«Коръән укуның бөек гыйбадәт икәнлеген истән чыгармаска кирәк. Аллаһ Илчесе ﷺ: „Кыямәт көнендә Коръән шәфәгать күрсәткән кеше бу көнне котылачак. Бу шәфәгать кеше Җәһәннәмнән котылып калырга мөмкинлек бирәчәк“, диелә. Шулай ук Пәйгамбәребез ﷺ Коръәнне тәҗвидтән башка укуны тыйган», диелә Диния нәзарәте хәбәрендә.
Галимнәр фикеренчә, Коръәнне тәҗвидтән башка укыган кеше гөнаһлы санала. Чөнки Аллаһ Коръәнне тәҗвид белән иңдерде, һәм ул безгә дә килеп җитте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз