news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Хозур" нәшрият йорты Коръәннең яңа басмасын сатуга чыгарган

Ел ярым дәвамында Коръәнне әзерләүдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре, шулай ук чит ил галимнәре катнашкан.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Узган атнада киң җәмәгатьчелеккә презентацияләнгән яңа Коръән басмасы сатуга куелды. Хәзер бөтен теләүчеләр аны Казан, Газовая урамы, 19 йорт адресы буенча "Хозур" нәшрият йортының фирма кибетендә һәм www.huzurshop.ru интернет-кибетендә сатып алачак.

Ел ярым дәвамында Коръәнне әзерләүдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре, шулай ук чит ил галимнәре катнашкан. Басма өчен яңа уникаль басма шрифт эшләнгән. Һәр хәреф аерым язылган, өстәмә билгеләр бер дәрәҗәдә. Шулай ук басманың халыкара стандартларга туры килүе дә мөһим. Бу басманың үзенчәлеге хәрефләр саны буенча тарихта Изге китапның беренче нөсхасенә туры килүдән гыйбарәт.

Яңа Коръән җиңел укылуы һәм ятлануы белән аерылып тора. Укучыларга уңайлы булсын өчен гарәп авазлары кагыйдәләре билгеләнгән. Моннан тыш, Коръәннән бүлекләрне эзләп табу өчен номерлар куелган.

Искәртеп үтик: Казан Коръән басмалары белән дан тота. Юкка гына "Коръән иңгән - Хиҗазда, матур иттереп язылган - Истанбулда, гүзәл иттереп укылган - Каһирәдә, беренче мәртәбә басылган - Казанда" дип әйтмәгәннәрдер.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100