Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һөҗүмче Евгений Свечниковның ике голы «Ак Барс»ка җиңәргә ярдәм итте
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары «Витязь» командасын 3:2 исәбенә җиңде. Матч Балашиха шәһәрендә узды.
Беренче период. Икенче минутта Евгений Свечников, алканы «Витязь» капкасына кертеп, исәпне ачты (0:1). Бер минуттан исәп тигезләнде, алканы Скотт Уилсон кертте (1:1).
Икенче период. Уникенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кагарлицкий гол кертте (1:2).
Өченче период. Алтынчы минутта Евгений Свечников, «Витязь» капкасына икенче алкасын кертеп, дубль ясады (1:3). Сигезенче минутта «Витязь» уенчысы Александр Яремчук гол кертте (2:3).
Командалар составы:
«Витязь»
- Шикин (Дорожко);
- Уилсон – Барак – Дарьин, Воронков – Рой;
- Савчик – Цицюра – Яремчук, Педан – Валенцов;
- Кара – Галузин – Угольников, Тимашов – Бусыгин;
- Зубов – Попов – Ежов (Алмазов), Головков.
«Ак Барс»
- Билалов (Әхтәмов);
- Галиев – Семёнов– Радулов, Адамчук – Лямкин;
- Кагарлицкий – Шипачёв – Яшкин, Юдин – Журавлёв;
- Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Лучевников – Альметкин;
- Галимов – Сафонов – Свечников (Крутов).
«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Лада» командасына каршы матч 28 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз