news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һөҗүмче Дамир Җәфәровның 600нче матчында «Ак Барс»ка җиңүне Дмитрийләр китерде

Һөҗүмче Дамир Җәфәровның 600нче матчында «Ак Барс»ка җиңүне Дмитрийләр китерде
Фото: "Татар-информ" архивы, Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Астананың «Барыс» командасын 5:3 исәбенә җиңде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

«Ак Барс» һөҗүмчесе Дамир Җәфәров 12 октябрьдән бирле уйнамаган иде, бүген ул команда составында бозга чыкты. Әлеге матч аның өчен Континенталь хоккей лигасында 600нчесе булды.

Беренче периодның беренче секундларында ук исәп ачылды, голны «Барыс» һөҗүмчесе Понтус Оберг кертте (0:1). Җиденче минутта Джозеф ЛаБейт «Барыс» өчен икенче алканы кертте (0:2).

Унбишенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Астана командасы уенчылары исәпне тагын үзгәртте, гол Давид Скленичка исәбендә (0:3). Әлеге голдан соң «Ак Барс» капканы сакларга Артур Әхтәмов урынына Тимур Билаловны чыгарды. Унҗиденче минутта Дмитрий Яшкин «Ак Барс»ның артка калышуын киметте (1:3).

Икенче период. Алтынчы минутта «Ак Барс» сакчысы Дмитрий Юдин гол кертте (2:3).

Өченче период. Беренче минутта Дмитрий Яшкин, «Барыс» капкасына икенче алканы кертеп, дубль ясады (3:3). Өченче минутта тагын бер дубль булды, Дмитрий Юдин гол кертте (4:3). Унбишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кателевский исәпне 5:3 итте.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Әхтәмов (Билалов);
  • Яшкин – Шипачёв – Радулов, Юдин – Журавлёв;
  • Кагарлицкий – Сафонов – Петров, Адамчук – Лямкин;
  • Свечников – Семёнов – Галимов, Лучевников – Войнов;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Җәфәров), Вәҗиев.

«Барыс»

  • Шутов (Паскуале);
  • Мусоров – ЛаБейт – Оберг, Скленичка – Ножье;
  • Савицкий – Шестаков – Муратов, Бекетаев – Шалапов;
  • Рахманов – Червени – Омирбеков, Гайтамиров – Королёв;
  • Оспанов – Борисевич – Гурков (Логвин) Нургалиев.

«Ак Барс»ның киләсе уены да «Барыс»ка каршы була, тик матч Казахстанда узачак. «Барыс» – «Ак Барс» матчы 7 ноябрьдә 16:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100