news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хошимин Сәүдә-сәнәгать палатасы: Вьетнам Татарстан белән уртак проектларга өметләнә

Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Вьетнамның икътисади элемтәләр үсешендә уңай үсеш булуын искәртә.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). Вьетнам Татарстан белән уртак проектларны тормышка ашыруга өметләнә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Хошимин Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры урынбасары Нгуен Тхе Хынг җиткергән. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Без Вьетнам компанияләренең Татарстан территориясендә, ә сезнең эшмәкәрләрнең – бездә үз бизнесларын җәелдерүләрендә кызыксыну белдерәбез”, дип билгеләп үтә Нгуен Тхе Хынг һәм 2014 елда Вьетнамның Сәүдә-сәнәгать палатасы Татарстан белән хезмәттәшлек турында килешү имзалануын искә төшереп.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, шулай ук уртак проектлар турында килешү нәтиҗәләренә өметләнүен җиткерә. Ул икътисади элемтәләрне үстерүдә уңай үсеш булуын искәртә һәм элемтәләрне үстерүгә зур мөмкинлекләр булган өлкәләрне саный. Аның фикеренчә, болар нефть эшкәртү һәм нефтехимия, цифрлы технологияләр, фармацевтика, медицина, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләр.

Очрашуда Вьетнам ягыннан Россиядә яңа гына билгеләнгән Вьетнам илчесе Нго Дук Ман катнаша. Республика лидеры аны Татарстанда булып китәргә чакырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100