news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хорновар-Шигалида "Ветераннар истәлеге аллеясы" булачак

100ләп яшь үсенте утыртылды

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Чүпрәле районының Хороновар-Шигали мәдәният йорты алдында да агач утырту эше башкарылды. Биредә утыртылган яшь үсентеләр “Ветераннар истәлеге аллеясы” исемен йөртәчәк. Бу чара киләсе елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләүне күздә тотып һәм сугышта вафат булганнарны искә алып, исән кайтканнар хөрмәтенә багышлап оештырылды . Җәмгысе 100ләп яшь үсенте утыртылды, дип белдерә “Туган як” басмасы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot