Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хореограф Нигина Әхмәдуллина: Татар биюендә аяк хәрәкәте читек аркасында барлыкка килгән
"Татар биюендә аяк хәрәкәтләре биюченең матур читекләрен күрсәтү өчен махсус уйлап чыгарылган кебек!" - ди ул.
(Казан, 8 февраль, "Татар-информ"). “Казан” бию ансамбленең балалар хореографик студиясе укытучысы Нигина Әхмәдуллина фикеренчә, татар биюендәге кызыклы аяк хәрәкәтләренең барлыкка килүенә сәбәпче булып читекләр тора. Бу хакта ул "Интертат.ру" электрон газетасы укучыларына күрсәткән мастер-классы вакытында белдерде.
"Татар биюендә аяк хәрәкәтләре биюченең матур читекләрен күрсәтү өчен махсус уйлап чыгарылган кебек!" - ди Нигина Әхмәдуллина.
Шулай ук, хореограф фикеренчә, татар биюендә гадәти булмаган “бию рәсеме” – биюченең орнамент ясап хәрәкәтләнүе - татар милли орнаменты белән бәйле.
Нигина Әхмәдуллина "Интертат.ру" электрон газетасы укучыларына салмак һәм җитез татар биюләре буенча мастер-класс күрсәтте. Әлеге мастер-классның язмасы социаль челтәрләргә урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз