news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хор капелласы җитәкчесе Эра Данилова коллективны университетның бизәге дип атады

КФУның Леонид Усцов исемендәге Хор капелласының 65 еллыгы Зур концертлар залында үтте.

Хор капелласы җитәкчесе Эра Данилова коллективны университетның бизәге дип атады
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетның Леонид Усцов исемендәге Хор капелласы тантаналы рәвештә Зур концертлар залында үзенең 65 ел юбилеен үткәрде. Җитәкче Эра Данилова Хор капелласын КФУның бизәге дип атады. Тамашаны «Татар-информ» хәбәрчесе дә күреп кайтты.

«Казан университеты үзгәрә, әмма һәрвакыт чын классик белем алу мөмкинлеге бирә. Минемчә, хорыбыз — университетыбыз бизәге. Анда барысы да бар: фикернең төзеклеге, үсеш мантыйгы, ачыклык, гармония хакыйкате… Матур, акыллы, яшьләр матур акыллы музыка башкара! Менә ул музыкантның „тыныч“ бәхете! Әгәр дә җитди әйтәбез икән, мин капелла белән горурланам», — диде хәбәрчегә капелла җитәкчесе Эра Данилова.

Татар халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин Хор капелласы 65 ел эчендә югары дәрәҗәгә менде дип саный. «Мин читтән килгән кеше түгел, Хор капелласында ун ел дәвамында 1965 — 1975 елларда хормейстер булып эшләдем. Параллель рәвештә Татар халык хоры белән дә җитәкчелек иттем. Әмма үзем дә кызыксындым, капеллага хорымның катнашучыларын да чакырдым, чөнки монда күп нәрсәгә өйрәнергә була», — диде ул.

«Репертуар бик бай, классика да, халык көйләре дә яңгырады, дәрәҗә зур, катнашучылар күп. Җырларны башкарганда эчтәлеккә игътибар итү — мөһим әйбер. Аларны „Үзешчән хор“ дип әйтергә мөмкин. Әмма бөтен катнашучылар да музыкаль белемле, алар „урамнан“ алынган кеше түгел, әсәрләрне ноталардан өйрәнә», — дип бәя бирде хәбәрчегә Татар халык хоры җитәкчесе.


Капелла — һәвәскәр студентлар хоры коллективы, бөтенсоюз, республика, бөтенроссия һәм халыкара фестивальләр, җыр конкурслары һәм бәйрәмнәре, Россиянең халык коллективы лауреаты һәм дипломанты. Капелла — Казанның иң өлкән үзешчән студентлар хор коллективы — төрле дәрәҗәдәге музыкаль-хор форумнарында Казан университетының рәсми вәкиле.

Хор капелласы составына студентлар, аспирантлар, хезмәткәрләр, укытучылар һәм КФУны һәм башка югары уку йортларын тәмамлаучылар керә. Төп максат: студент яшьләренә музыкаль-эстетик тәрбия бирү; хор коллективы составында һәвәскәр башкару максаты белән музыка грамотасы белән танышу; студентларны һәм тыңлаучыларны дөнья һәм милли хор музыкасының иң яхшы үрнәкләренә җәлеп итү.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100