news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең яңартылган концепциясе тәкъдим ителде

«Һөнәр» яшь режиссура фестивален оештыручылар аның яңартылган концепциясен журналистларга тәкъдим итте.

«Бу фестивальнең үз йөзе, үз бренды бар. Безнең максатыбыз республика театрларындагы яшь режиссёрларны күрсәтү. Әмма гомумроссия театр сәнгате контекстыннан да төшеп каласыбыз килми – кызыклы театрларны чакырабыз», - дип сөйләде фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов Мәдәният министрлыгында үткән матбугат үзәгендә.

«Бер блок Россия ТЮЗлары булса, икенче бер блокта дини темага багышланган спектакльләрне алдык. Программага бик кызыклы балалар спектакльләре керттек. Быел бик кызыклы программа төзелде», дип санап үтте ул.

«Без быел фестиваль турында озак уйладык. Яшь режиссёрларның яше турында бик озак киңәштек. Без аны арттырдык. ТЮЗ бит ул яшьләр өчен үзеңне иҗатта эзләү урыны да», дип сөйләде театр директоры Луиза Янсуар.

Ул театрның тәкъдимнәр өчен ачык булуын, фестивальнең концепциясе буенча алга таба да эш барачагын искәртте.

Театр режиссёр дипломы алган актеры – Булат Гатауллинга махсус программада үз эшен күрсәтү мөмкинлеге бирә. Булатның әлегә театр репертуарына алынмаган «Гөлчәчәк» спектаклен экспертлар һәм тамашачы карап үз бәясен бирәчәк.

Фестиваль спектакльләрен Казан мәдәният институты һәм Казан театр училищесы студентлары да караячак. Алар фикер алышуларда да катнашачак.

Фестиваль афишасында унтугыз спектакль бар. Программа 5 декабрьдә Кариев театрында «Рөстәм маҗаралары» премьерасы белән ачыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100