news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Һөнәр» яшь режиссура фестивалендә яшь режиссерларга таныклыклар тапшырылды

«Һөнәр» яшь режиссура фестивалендә яшь режиссерларга таныклыклар тапшырылды
Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

XVII «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең нәтиҗәсе буларак, яшь режиссерларга квалификацияне күтәрү буенча таныклыклар тапшырылды. Фестивальнең ябылу тантанасы Әлмәт театрының әлеге фестивальдә дебют буларак катнашкан «Җиләкле җәй» комедиясеннән соң булды.

3-7 декабрь көннәрендә Казанда төрле өлкәләрдән килгән театр коллективлары спектакльләр тәкъдим итте. Шулай ук Татарстанның яшь режиссерлары өчен мәртәбәле педагоглар тарафыннан уку-укыту программасы алып барылды.

«Без якты, күңелле, шаян, музыкаль спектакль карадык. Фестивальнең финалына әнә шундый күңелле спектакль белән килдек», - диде фестиваль педагогларының берсе, ГИТИС профессоры, Россиянең халык артисты Борис Морозов.

«Мин күп фестивальләрдә катнаштым. Бу фестиваль мәрхәмәтлелек атмосферасы белән күңелгә кереп калачак. Мин кешеләрнең бер-берсен якын итеп күрешүенә сокландым. Мөгаен, бу фестиваль уңышларының берседер», – дип төгәлләде ул чыгышын.

Фестиваль кысаларында белем алган яшь режиссерларга таныклыкны Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Шәйхаттарова кулыннан 20 яшь режиссер алды. Алар бөтенесе дә республиканың дәүләт театрларында эшләүче һәм режиссура белән кызыксынучы артистлар.

«Театр ул үзенчәлекле урын – анда тамашачы да өйрәнә һәм үзен таба. Безнең республикада мәдәнияткә игътибар көчле һәм Рәисебез бу мәсьәләдә бик зур ярдәм күрсәтә. Бездә мәдәни белем бирүдә камил система формалаштырылган. Безнең институтны тәмамлаган яшьләр телне һәм мәдәниятне саклап театрларда эшли», – диде ректор.

Роза Шәйхаттарова Кариев театры директоры Илнур Гайниевның да Казан дәүләт мәдәният институтында укыганын искәртеп, әлеге укытуны оештыруы өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Таныклык алучылар арасында Түбән Кама театрыннан Юрий Павлов, Рафил Зәйнуллин, Әлмәт театрыннан Динар Хөснетдинов, Резеда Хәертдинова, Энҗе Сәйфетдинова, Минзәлә театрыннан Рөстәм Зиннуров, Диләрә Зиннурова, Тинчурин театрыннан Илфак Хафизов, Кариев театрыннан Булат Гатауллин, Әтнә театрыннан Дамир Сидеев һәм башкалар бар иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot