news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Һөнәр» фестиваленең Казан программасы тәмамланды, бүген Әлмәткә һәм Чаллыга күчте

Кариев театрында «Һөнәр» бөтенроссия театр фестиваленең Казандагы төп программасы «Ромео һәм Джульетта» спектакле белән тәмамланды. Кариев театрында бу спектакльне куйган режиссер Илсур Казакбаевка фестиваль статуэткасын һәм дипломны ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тапшырды.

Дамир Натфуллин фестивальнең республиканың театраль тормышында әһәмиятле вакыйга булуын ассызыклады. Аның алга таба да дәвам итәчәген әйтеп, киләсе очрашуларга ышаныч белдерде.

Фестиваль тәмамлануын игълан итү өчен сәхнәгә фестивальнең программа директоры, театр тәнкыйтьчесе, театрлар буенча мәдәният министры киңәшчесе Нияз Игъламов чыкты. «Килгәнегез, кызыксынганыгыз өчен рәхмәт», диде ул тамашачыга мөрәҗәгать итеп.

«Безнең яшь режиссёрларыбыз бар. Татар театрының дәвамы бар һәм булачак. Бу иң мөһиме. Быелгы фестиваль моны тагын бер кат раслады», диде ул.

Бүген фестиваль Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 еллык уңаеннан «Иман һәм Ислам» программасы белән дәвам итә.

Чаллы театрының Олег Кинҗәгулов куйган «Болан» спектакле һәм Әлмәт театрында Айдар Җаббаров куйган «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакльләре дә бүген үз сәхнәләрендә фестиваль кысаларында күрсәтелә. Чөнки соңгы елларда фестиваль спектакльне театрның үз сәхнәсенә килеп карап практикасын кертте.

Әмма быел һава торышының буранлы һәм бозлы яңгырлы булуы театр тәнкыйтьчеләренең һәм журналистларның юлга чыгуын туктатты. «Без ничек тә бу спектакльләрне карау җаен табарбыз», диде фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов.

  • «Һөнәр» XIV бөтенроссия театр фестивале 5 – 11 декабрь көннәрендә үтте. Җиде көн эчендә барлыгы 23 спектакль күрсәтелде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100