news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Һөнәр» фестивале «Рөстәм маҗаралары» премьерасы белән башланды

«Һөнәр» фестивале «Рөстәм маҗаралары» премьерасы белән башланды

Кариев театры «Һөнәр» XIV бөтенроссия яшь режиссура фестивален Тимур Кулов сәхнәләштергән «Рөстәм маҗаралары» премьерасы белән башлап җибәрде.

«Быелгы фестивальдә барыбызга да яшь режиссерларның эшләре белән шаккатып, алар куйган спектакльләрдән позитив җыеп сокланырга язсын! Без фестивальне башлыйбыз! Хәерле сәгатьтә!» - дип фестивальгә фатиха бирде театрның баш режиссёры Ренат Әюпов.

«Бу фестиваль безгә яшьләр иҗатына мәйдан, яңа сулыш бирә торган чара булуы белән кадерле. Безнең белән биредә фестивальнең экспертлары да, мәдәни күзәтүчеләр дә», диде үз чыгышында театр директоры Луиза Янсуар.

«Быел фестивальгә студентларны чакырып яңа сулыш өрергә булдык. Алар – язмышларын театр белән бәйлисе яшьләр дә фикер алышуларда катнашырлар», - диде ул.

Татарстан мәдәният министрлыгы исеменнән фестивальдә катнашучыларны һәм тамашачыны министр урынбасары Дамир Натфуллин сәламләде.

«Республиканың мәдәни картасында «Һөнәр» фестивале әһәмиятле урын алып тора. Ул дүртенче ел инде Кариев театрында уңышлы үтә. Ул Татарстанның театраль мәйданнарын биләп кенә калмый, Россия киңлекләрендә дә таныла бара», - диде Дамир Натфуллин.

Ул фестивальдә Татарстан театрларыннан тыш, Санкт-Петербург, Владимир һәм Чиләбе театрлары катнашуын әйтте. Министр урынбасары фестивальнең «Ислам һәм илһам» программасын билгеләп үтте.

«Һөнәр» XIV бөтенроссия яшь режиссура фестивале 5 – 11 декабрь көннәрендә үтә.

Ачылу тантанасыннан соң тамашачыга Гадел һәм Рөстәм Кутуйларның «Рөстәм маҗаралары» премьерасы тәкъдим ителде. Фестивальнең кичке программасында Камал театрында Айдар Җаббаров куйган «Көл» спектакле һәм «Особняк Демидова» театраль резиденциясендә куелган «За синей границей» спектакле иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100