news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Һөнәр» фестивале нигезләмәсенә үзгәреш кертелде – режиссёрларның яше арттырылды

«Һөнәр» фестивале нигезләмәсенә үзгәреш кертелде – режиссёрларның яше арттырылды

«Һөнәр» фестивале нигезләмәсенә үзгәреш кертелде – хәзер фестивальдә 40 яшькә кадәр булган режиссерлар катнаша ала. Моңарчы яшь чикләре 35 иде. Әмма үткән ел кайбер катнашучылар бу яшьне узган иде.

Кариев театрының матбугат үзәге фестивальнең рәсми пресс-релизын чыгарды. «Бу елдан башлап, яшь тамашачылар һәм яшьләр театрлары спектакльләренә өстенлек биреләчәк», дип хәбәр ителә анда.

«Беренче елларында «Һөнәр» режиссерлар өчен вакансияләр ярминкәсе буларак кабул ителсә, соңгы вакытта хәл үзгәрде. Программада үзләре яшь булсалар да, инде режиссер буларак өлгергән профессионалларның эшләре тәкъдим ителә», ди оештыручылар.

Фестивальнең режиссер һөнәренә яңа гына аяк басып килүчеләр турында да онытмавын раслап, быел махсус программа булдырылган. Яшь режиссерлар театр тәнкыйтьчеләренә һәм тамашачыга беренче эшләрен, эзләнүләрен тәкъдим итәчәк. 

Быел фестивальгә Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, Санкт-Петербург, Владимир һәм Чиләбе театр коллективлары да килә. Фестиваль афишасына 19 спектакль кергән.

Фестиваль кысаларында ике премьера көтелә: «Рөстәм маҗаралары» (Кариев театры) һәм «Музей» («Особняк Демидова» театраль резиденциясе).

«Һөнәр» спектакльләрен барлыгы 8 театр мәйданчыгында карап булачак, шуларның 6сы – Казанда: Камал театры, Тинчурин театры, Кариев театры, Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ), «Әкият» курчак театры, «Особняк Демидова» театраль резиденциясе. 11 декабрьдә программа буенча Чаллы татар драма театрына һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрына бару планлаштырылган.

Фестивальдә елдагыча белем бирү программасы да каралган, анда режиссерлар һәм театр тәнкыйтьчеләре белән иҗади очрашулар көтелә.

  • 2022 елның 5-11 декабрь көннәрендә Казанда «Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узачак.
  • 2009 елда Г.Камал театры инициативасы белән башлап җибәрелгән «Һөнәр» фестивален 2019 елдан башлап, Г.Кариев театры оештыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100