Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Холокост корбаннарын халыкара искә алу көне билгеләп үтелә
Шул уңайдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы видеокүпер урнаштырды
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Иртәгә, ягъни 27 гыйнвар көнне Холокост корбаннарын халыкара искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Мәскәү (“Россия сегодня” РМА) - Казан - Кишинев видеокүпере булдырылды.
Видеокүпердә Казаннан тарих фәннәре докторы, доцент Евгений Панов һәм ТРның атказанган укытучысы Нина Хәкимова катнашты.
Мәскәүдән элемтәгә "Холокост" үзәге рәистәше, РДГУ профессоры Илья Альтман, режиссер-документалист Григорий Илугдин, Россия яһүдләр конгрессы башкарма директоры Анна Бокшицкая, сценарийлар авторы Юрий Барабанов катнашты.
Кишиневтан икътисад фәннәре докторы Евгений Брик сөйләшүгә кушылды.
Илья Альтман сүзләренчә, Холокостка багышланган конкурсларда катнашырга Татарстаннан да, Молдавиядән дә бик күп иҗади эшләр юллана һәм бу бәйге ел саен инде 16 нчы тапкыр уздырыла.
“Быел Аушвиц лагерьларыннан тоткыннарны азат итүнең түгәрәк булмаган датасы билгеләп үтелә (лагерьдан тоткыннан 1945 елда азат ителә)”, - диде һәм әлеге азат итүләрдә катнашкан генерал Федор Красавин хакында кыскача мәгълүмат бирде. 20 ел дәвамында Холокостка багышланган чаралар уздыруга да карамастан, әлеге батыр хакында белмәүләрен ассызыклады.
Ул шулай ук Борис Полевойның “Доктор Вера” повесте прототибы Лидия Петровна Тихомированы эзләп табуларын, оккупацияләнгән территориядә аның яһүдләрнең шактыен коткарып калуын да бәян итте.
“Бу эзләнүләр чылбыры безне төрле милләт кешеләренә китерә. Аушлиц тоткыннарын коткаручы 39 милләт вәкиле бүләкләнә, безнең Совет гаскәрләренең 231 солдат һәм офицеры бу чарада катнашып һәлак булуы да мәгълүм”, - диде Илья Альтман.
Моннан тыш, профессор әлеге лагерьдагы тоткыннарны азат итүдә катнашучыларны эзләргә, алар турында мәгълүмат тупларга киңәш итте. Киләчәктә әлеге мәгълүматлар, хәтирәләр бер сайтта тупланачак.
Холокост корбаннарын халыкара искә алу көне уңаеннан, “Аллеи Буниных” дигән фильм тәкъдим ителәчәк. Кинотасманың режиссеры Григорий Илугдин фильмның “Культура” телеканалында күрсәтеләчәген хәбәр итте.
“Без бу вакыйгалар хакында әле күп сөйләрбез. Кеше моны аңлау өчен тоемлау булу кирәк. Аның хис-кичерешләренә бары сәнгать кенә тәэсир итә ала. Мин бу картинадан бик канәгать һәм, аның язмышы бик уңышлы булып, фильмны бик күп кеше карый алыр дип ышанам”, - диде.
Евгений Панов Федор Красавин хакында тулырак мәгълүмат бирде. “Мин моннан 6 ел элек Казанның Арча кыры зиратында башка каберлекләрдән аерылып торган кабергә тап булдым. Аның ташындагы язу күренер-күренмәс кенә иде һәм ул ташка “Монда Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда Казан гарнизоны җитәкчесе булган Федор Михайлович Красавин җирләнгән” дип язылуын ачыкладым. Шул рәвешле, әлеге шәхескә булган кызыксынуым артты”, - диде һәм бу генералның рәхимсез онытылуын ассызыклады.
Евгений Брик Молдавиядә дә быелдан Холокост корбаннарын халыкара искә алу көнен билгеләп үтүләрен ассызыклады һәм ничек итеп яһүд егетенең сугыш вакытында немец кызы белән танышып, гаилә коруы хакындагы мәхәббәт тарихын сөйләде. “Без бу вакыйгалар хакында бик күп нәрсә белмибез һәм халыкны коткаруда катнашкан буын вәкилләренең күбесе инде арабызда юк. Исәннәре дә әлеге вакыйгалар турында искә төшерергә теләми. Без кешеләрне милли билгеләре буенча түгел, ә аларга һәлак булу куркынычы янаганга коткардык, ди алар”, - диде Евгений Брик.
Нина Хәкимова исә лагерьда тоткынлыкта булучылар, аларны азат итү темасына багышланган конференцияләр уздырылуы, иншалар язылуы, төрле проектлар гамәлгә ашырылуы хакында мәгълүмат бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз