Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хокукый тәртип урнаштыруда Әлмәт муниципаль берәмлеге тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән Әлмәттә республика семинар-киңәшмәсе узачак
Хокукый тәртип урнаштыруда Әлмәт муниципаль берәмлеге тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән Әлмәттә республика семинар-киңәшмәсе узачак
(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Татарстан муниципаль берәмлекләрендә хокук бозуларны профилактикалау программасының ни рәвешле тормышка ашырылуы буенча, бүген ТР Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә, Татарстан юстиция министры урынбасары Сергей Столяров хисап тотты. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Прокуроры Кафил Әмиров, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, ТР Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Ренат Тимерҗанов, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советының җаваплы хезмәткәрләре, муниципаль берәмлек башлыклары һәм башкалар катнашты.
“Безнең республикада хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә калыплашкан эшчәнлек урнашып килә. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау, Эчке эшләр һәм башка министрлык һәм ведомстволар белән берлектә уртак эш башкарыла”, - дип башлады чыгышын Сергей Столяров. Аның сүзләренә караганда, Татарстан юстиция министрлыгы тарафыннан бүгенге көндә халыкны хокукый юнәлештә хәбәрдар итү программасы эшләнә, аның эчтәлеге төрле министрлыкларга юлланган. Әлеге программа якын арада Татарстан Министрлар Кабинетында кабул ителәчәк.
Сергей Столяров юстиция министрлыгына, хокук бозулар профилактикасы буенча комиссияләр эшчәнлеген координацияләү вазифасы йөкләнгәнен дә искәртеп узды. “Җинаятьчелекне кисәтү, аның авыр нәтиҗәләрен татудан җиңелрәк”, - дип, ул барлык район һәм шәһәрләрдә дә диярлек хокук сагында торучы административ комиссияләр төзелгәнен искәртеп узды.
2006 елда муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләре тарафыннан барлыгы 19 меңнән артык карар кабул ителгән, ягъни тикшерелгән беркетмәләр дә шул санда. Республика буенча хокук тайпылышлары өчен 14 миллион 230 мең сумнан артык күләмендә штраф салынган. Әлеге штрафның 11 миллион 750 мең сум күләмендәгесе түләтелгән. Административ комиссияләрнең активлыгы аеруча Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Камада сизелә . “Шулай да бер генә хокук бозу факты тикшерелмәгән комиссияләр дә юк түгел”, - дип, Сергей Столяров тәнкыйть фикерләрен дә җиткерде. Сүлпән эшчәнлек алып барган муниципаль районнардан министр урынбасары Әлки, Кайбыч, Биектау кебекләрен санап узды. Әлеге муниципаль берәмлекләр хокук бозулар буенча төзелгән беркетмәләрнең аз булуы аркасында шелтә ишетте. Равил Моратов бу уңайдан, җинаять эшләре кузгатканчы, аларны профилактикалауга җитди игътибар бирелергә тиешлегенә басым ясады. Балалар җинаятьчелеге нечкәлекләре турында фикер алышу буенча да Равил Моратов муниципаль берәмлек башлыкларына ныклы фәрманын җиткерде. Ә штрафлар уңаеннан, Беренче вице-премьер фикеренчә, алар җәмгыятьтә җинаятьчелекне профилактикалауда хәлиткеч роль уйный.
Балигъ булмаган балалар эшләре буенча административ комиссияләр дә шулай ук Юстиция министрлыгы күзәтчелеге астында. Яр Чаллыда алар катнашында кылынган хокук бозулар буенча 4660 беркетмә төзелгән, Казанда исә мондый беркетмәләрнең саны – 3038. Яшел Үзәндә – 1722 беркетмә каралган. Комиссияләрнең милиция участок уполномоченныйлары белән берлектә эшләргә тиешлеген зарурлыгын да ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары. Әлеге мәгълүматлар яңгыраганнан соң, Равил Моратов үзенең мөнәсәбәтен дә белдерде. “Төзелгән беркетмәләр буенча узыш уздыру мәгънәсез, милиция участок уполномоченныйлары, мәктәп инспекторлары ролен төгәлрәк бәяләү кебек проблемаларны тикшерү мәслихәт. Хокук бозуларны кисәтү буенча бар җаваплылыкны Татарстан Эчке эшләр министрлыгына гына аударып калдыру дөрес түгел”, - ди ул.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый иминлек милициясе башлыгы урынбасары Василий Соколов, хокук бозуларны профилактикалау программасы үтәлеше кысаларында, бу өлкәдә аеруча җаваплы булган милиция участок уполномоченныйларының хәлиткеч роленә тукталды. Аларның нәтиҗәле, тугры һәм намуслы эшчәнлекләрен тәэмин итү юнәлешендә, 38 фатир бирелгән, 19 өй телефоны, 208 хезмәт телефоны кертелгән. МУУ һәм мәктәп инспекторлары штаты берәмлекләре дә өстәлгән. 2007 елның 1 мартына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда барлыгы 1952 милиция участок уполномоченныйлары көч түгә. 2005 елның 12 ае эчендә 12691 хокук бозу факты теркәлгән булса, узган елның 12 ае эчендә 19259 хокук бозу очрагы күңелсез исемлеккә өстәлгән.
Мәгълүм булганча, хокук тәртибе буенча терәк пунктлары да хокук бозуларга каршы тору юнәлешендә агарту эшләре алып бара. Республикада 10-12 мең шәһәр халкына 1 терәк пункты туры килә икән. Аларга киң вәкаләтләр тапшырылган, профилактикалау үзәге буларак, алар каршында, җәмәгатьчелек советы оештырылган. Василий Соколов чыгышыннан аңлашылганча, терәк пунктлары санын тиешле дәрәҗәгә җиткерү таләп ителә.
Утырышта күтәрелгән мәсьәләләрнең тагын берсе – төбәкләрдә милиция участок уполномоченныйлары хезмәт оешмалары җиһазланыш буенча аксап килә. Бүгенге көндә компьютерлар белән җиһазланыш – 49,2 процентны, фатирлар белән тәэмин ителеш – 69,4 процентны, автомобильләр белән тәэминат - 61,8, хезмәт телефоннарыннан файдалана алу – 75,2 һәм өй телефоннары куелышы – 66,5 процентны тәшкил итә. Равил Моратов әлеге проблеманы хәл итү зарурлыгын анык аңлап, тиз арада шушы кимчелек һәм проблемалары булган шәһәр һәм районнарның исемлеген төзеп бирергә дигән әмерен яңгыратты. Аның фикеренчә, милиция участок уполномоченныйларының нәтиҗәле хезмәте, халык рәхмәтендә чагылыш табарга тиеш.
Үз территориясендә хокукый тәртип саклау буенча үрнәк төбәк буларак, бүген Әлмәт муниципаль районына дан җырлынды. Район башлыгы Ришат Әбубәкеров сүзләренә караганда, узган елда Әлмәттә балигъ булмаган балалар катнашында башкарылган җинаятьчелек күрсәткечләренең 30 процентка кимүе күзәтелә. “Без хокук бозуларны профилактикалау йөзеннән, балаларның урамда йөрү вакытын чикләүне хуп күрдек, исерткеч эчемлекләр авылларда кичке 20 сәгаткә һәм шәһәрләрдә кичке 22 сәгатькә кадәр сатыла, кайберәүләрдә бу канәгатьсезлек тудырса да, Хөкүмәт тарафыннан яклау таптык”, - ди Әлмәт муниципаль берәмлеге башлыгы. Равил Моратов, Әлмәт тәҗрибәсе мисалында, хокукый тәртип урнаштыруда оештыру сәләтен өйрәнү максаты белән, агымдагы елның апрель аенда хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләсе буенча республика семинар-киңәшмәсен уздыру тәкъдиме белән дә чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз