news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Хокукый десант” Зәйгә килде

Бүгенге уку-семинарга зәйлеләрдән тыш, Түбән Кама районы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре дә (барлыгы 160лап кеше) килде.

(Зәй, “Татар информ”, 30 гыйнвар, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контрольдә тоту департаменты белем бирү учреждениеләрендә план нигезендә һәм планнан тыш тикшерүләр үткәреп тора. Әлеге тикшерүгә әзерлек максатыннан бу көннәрдә департамент вәкилләре республика районнарында булып, төрле төрдәге белем бирү оешмалары һәм аларның урынбасарлары җитәкчеләре өчен "Хокукый десант" дип аталган семинар-киңәшмәләр үткәрә. Мондый төр укулар бүген Зәйдә оештырылды. Ул шәһәрнең 7нче мәктәбендә үтте, дип яза җирле басма.

Мондый төр семинарлар беренче чиратта быел тикшерү билгеләнгән районнарда оештырыла. Ә 2018 елга тикшерүләр планы нигезендә нәкъ менә агымдагы елның март аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Зәй шәһәре һәм районының белем бирү учреждениеләрендә контроль-күзәтчелек тикшерүләр үткәреләчәк. Әлеге планлы тикшерүләр өч мәсьәлә буенча - мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге, белем бирүнең сыйфатына дәүләт контроле һәм лицензия таләпләренең үтәлүенә контроль юнәлешләре буенча үткәрелә.

Бүгенге уку-семинарга зәйлеләрдән тыш, Түбән Кама районы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре дә (барлыгы 160лап кеше) килде.

Киңәшмә эшендә мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Альбина Урмеева җитәкчелегендәге департамент вәкилләре, район мәгариф идарәсе башлыгы Сергей Кузнецов катнашты.

-Урыннарда “Хокукый десант” оештыру идеясе Мәгариф һәм фән министрлыгына, безнең департаментка мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, тармакның башка хезмәткәрләреннән шундый семинарлар оештыру кирәклеге турында килгән хатлар, мөрәҗәгатьләр этәргеч бирде. Семинарның максаты – мәгариф тармагының барлык төр учреждениелзәрендә законнар бозмауны кисәтү, - диде Альбина Урмеева.

Белгечләр залда утыручыларга (алар ике төркемгә бүленеп эшләделәр) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контрольдә тоту департаменты тикшерүенең асылын аңлаттылар, һәр бүлек буенча тикшерү барышында нинди документларның кирәк булачагы, аларның һәр мәктәптә инде әзерләнеп куелырга тиешлеген ассызыкладылар.

Тикшерү барышында департамент белгечләре тарафыннан һәр белем бирү учреждениесендә соңгы өч елдагы барлык уку планнары, эш программалары, гомумән, 30дан артык документ тикшереләчәк. Шулай ук методик берләшмәләр, тәрбия эшләренә дә игътибар булачак, алар да читтә калмаячак. Һәм, әлбәттә инде, укытуның стандартларга туры килү-килмәве дә күз уңында тотылачак.

Бүген Зәйдә оештырылган "Хокукый десант", әлбәттә, мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен саллы ярдәм, чөнки биредә һәркем үзен борчыган сорауларга җаваплар таба алды. Нәтиҗәдә әлеге мөһим тикшерүгә ныклы база булдырды.

Республика районнарында белем бирү тармакларын дүрт елга бер тапкыр энә күзеннән үткәрү – ул беренче чиратта аларга ярдәм итү, ялгышларын кисәтү булса, икенчедән, нәрсәгәдер өйрәтүдә дә зур әһәмияткә ия.

Чара кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контрольдә тоту департаменты белгече Альбина Батыршина мәгариф өлкәсенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр белән гражданнарны да кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100