Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хокуклары бозылган кулланучыларның акчасы үзләренә кире кайтарылган
Кулланучылар хокукларын бозуның 50 проценты кыйммәтле әйбер сатып алу белән бәйле
(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел гыйнвар аеннан алып кына да Татарстанда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау буенча федераль хезмәте идарәсенә язма рәвештә 5 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Аларның күбесендә кулланучыларның хокуклары бозылу хакында хәбәр ителә.
Әлеге идарә җитәкчесе Марина Патяшина бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтеп узганча, кеше хокукларын яклар һәм кулланучыларга бары сыйфатлы товар гына барып җитсен өчен, дәүләт органнары белән җәмгыять бергә тыгыз элемтәдә эшләргә тиеш.
2008 нче ел белән чагыштырганда, үз хокукларын якларга ярдәм сораучылар саны 5 тапкырга арткан. 2001 нче елдан алып статистик мәгълүматлар исә тотрыклыланган һәм ел саен уртача 6,3 мең гражданның үз хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать итүен күрсәтә. “Бу гражданнарның үз хокукларын өйрәнүе һәм эшкуарларның, ниһаять, законнарны бозмыйча, намус белән эшләргә тырыша башлавына бәйле дип саныйм”, - ди Марина Патяшина.
Кулланучылар хокукларын бозуның 50 проценты кыйммәтле техника (телефоен, компьютер, планшет) сатып алу белән бәйле.
Быел тәрәзә, ишек урнаштыручы оешмалардан зыян күрүчеләр саны да арткан һәм мөрәҗәгатьләрнең 21 процентын шундый гозерле гражданнар тәшкил итә. Халыкка финанс ярдәме күрсәтүче вәкилләргә карата мөрәҗәгатьләр саны да, узган ел белән чагыштырганда, 21 процентка арткан.
Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау буенча федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе мондый очракта сәүдә оешмасына язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә, әгәр дә товар алыштырылмаса яки төзекләндерелмәсә, мәсьәләне суд аша хәл итәргә киңәш итә.
2014 елның 9 ае эчендә генә дә кулланучыларга 2382 мең сум акчалары кире кайтарылган.
Кулланучылар хокукларын бозыну ачыклау максатыннан оештырылган контроль-күзәтү чаралары вакытында быел 10 ай дәвамында 6 мең закон бозу очрагы теркәлгән һәм административ хокук бозу турында 4 меңнән артык беркетмә төзелгән. Штрафлар күләме 15 миллион сумнан да артып китә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз