news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хокук саклаучылар Татарстанның банк системасына бәйле смс-хәбәрләр турында җиткерүне сорый

Явыз ниятле кешеләр республика халкын банклардан акчаларын алырга өнди.

 (Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда хәзерге вакытта республиканың банк өлкәсе турында ялган мәгълүмат тарату очраклары ешайды, диелә рсепублика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Билгеле булмаган кешеләр мессенджерлар һәм социаль челтәрләр аша кредит оешмаларыннан акчаларын алырга өнди. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы андый хәбәр алучыларның барысын да, кичекмәстән, тәүлек әйләнәсе эшли торган “ышаныч телефоны”на 291-20-02 номеры буенча шул хакта җиткерүне сорый.

Кичә Татарстан Республикасы Хөкүмәте банк секторындагы вазгыятьне контрольда тотуын игълан иткәнлеген искәртергә кирәк.

Шулай ук “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Автоградбанк”ның төп акционеры Павел Сигал республиканың банк секторына мәгълүмати һөҗүм ясалуы турында сөйләде. Кайлардан һөҗүм ясалуы турындагы сорауга җавап биреп, Павел Сигал, алынган мәгълүмат буенча, һөҗүм Россия территориясеннән түгел, диде. “Төп һөҗүм Голландия серверыннан килгән, имеш, шуларны үткәргән кешеләр Казан белән Чаллыда ачыкланган, имеш. Федераль куркынычсызлык хезмәте хәзер актив эшли”, - диде Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм мәсьәләләре буенча координацион совет рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot