Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хокук саклау вәкилләре 14 ел элек булган үтерүдә гаепләнүчене кулга алуга ирешкән
Хәзерге вакытта җинаятьнең нечкәлекләре тикшерелә
(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). 3 нче февраль көнне оператив-эзләү чаралары барышында ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Мәскәү шәһәре Варшава шоссесы буенча йорт янында, РФ ҖК 105 нче маддәсенең 1 нче частендә каралган җинаять кылуда шикләнелүче 53 яшьлек В. К. тоткарланган.
Тикшерү версиясенә караганда, 1998 нче елның мартында, Казанда яшәүче К. берничә танышы даирәсендә Чехия Республикасының Кладно шәһәрендә булган, биредә ул автосалоннарның берсендә эшләүче җирле гражданин белән танышкан. Ир-ат казанлыларга хәбәр иткәнчә, автосалон директоры 32 яшьлек Ладислав Хубенный аны эшеннән азат итәргә җыенган һәм Татарстан кунакларыннан үзен яклавын сораган. Нәтиҗәдә К. Хубенный белән әңгәмә корырга автосалонга килгән. Соңгысы очрашуга дагыстанлы дусларын да чакыра. Әмма Хубенный бүлмәсендәге сөйләшү гаугага кадәр үсә. Нәтиҗәдә К. директорның күкрәгенә һәм башына пистолеттан ата, Хубенный җинаять урынында җан бирә.
Аннан соң К. кача һәм Чехия һәм Россия хокук саклау органнары тарафыннан эзләүгә игълан ителә. 2004 нче елда ул Мәскәүдә тоткарлана һәм Казанга этап белән җибәрелә, биредә аңа үтеүдә гаеп тагыла. Әмма К. үз гаебен танымаган һәм мәгълүмат бирүдән баш тарткан.
Чехия ягы Россия хокук саклау органнарына җинаять эшен тикшерүгә кирәкле документлар бирә алмый. Моңа бәйле рәвештә тикшерү туктатыла, ә К. сак астыннан азат ителә.
Россия ягына кирәкле документлар бары тик 2006 нчы елда гына тапшырыла, аннан соң җинаять эшен тикшерү кабат тергезелә, ә К. эзләүгә игълан ителә.
К. кулга алынгач Казанга этап белән озатылган, биредә аңа тиешле гаеп тагылачак.
Хәзерге вакытта җинаятьнең барлык нечкәләкләре өйрәнелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә ТР буенча ТИ җитәкчесе ярдәмчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз