news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хокук саклау органнары Илфак Шиһаповның үз үлеме белән үлгәнлеген белдерде

Төгәл нәтиҗә ясар өчен, Илфак Шиһаповның җәсәден суд-медицина экспертизасына җибәрделәр.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген иртән татар журналисты, язучы, продюсер, публицист, җырлар авторы Илфак Шиһаповның Казанның Бондаренко урамындагы фатирында вафат булды. Аның кызы Зәринә дә, фатирында тикшерү эшләре алып барган полиция хезмәткәрләре дә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә аның үз үлеме белән үлгәнлеге хакында белдерде.

Социаль челтәрләрдә Илфак Шиһаповның үз үлеме белән үлмәве турында хәбәрләр барлыкка килде. Полиция хезмәткәрләре бу фаразны кире кага. Төгәл нәтиҗә ясар өчен аның җәсәден медицина экспертизасына җибәрделәр. 

Илфак Шиһаповның вафатын беренче итеп аның кызы Зәринә ачыклый. Ул "Татар-информ" хәбәрчесенә иртәнге 9:00 ларда әтисе янына килгәнен әйтте. Кызының сүзенә караганда, әтисенең йөрәге тоткан.

Мәрхүмне туган ягында - Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләячәкләр. Илфак Шиһапов белән хушлашу иртәгә, 31 майда 9.30 сәгатьтә, аның соңгы эш урыны - "Шәһри Казан" редакциясендә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100