news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хокук саклау органнары 22 мең 908 җинаятьнең эзенә төшкән - министр Артем Хохорин

ТР Президенты катнашында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2014 нче ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда җинаятьчелек белән бәйле вәзгыять - 100 мең кешегә 1 мең 167 җинаять нисбәтендә. Бу, тулаем Россия (1500) һәм Идел буе федераль округы (1351) белән чагыштырганда, күпкә кимрәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында билгеле булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия эчке эшләр министры урынбасары – РФ ЭЭМ Тикшерү департаменты башлыгы Александр Савенков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм барлык хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты.

Төп доклад белән чыгыш ясаган ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин билгеләп үткәнчә, хокук саклау органнары 22 мең 908 җинаятьнең эзенә төшкән, шул исәптән 5 мең 580 авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр ачыкланган. Үтерүләрнең ачыкланыш дәрәҗәсе 91 процентка кадәр җиткән. Шәхескә каршы җинаятьләр саны кимегән.

Артем Хохорин чыгышында министрлыкның күптөрле юнәлешләре буенча хисап тотты, ачыкланган җинаятьләргә мисаллар китерде.

“Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының узган елгы эшчәнлек күрсәткечләре миндә зур өмет уята”, - дип ассызыклады Александр Савенков журналистларга. Уртача авырлыктагы кайбер җинаятьләрне ачыклауның гадиләштерелгән схемасына килгәндә, РФ эчке эшләр министры урынбасары фикеренчә, ул тикшерү сыйфатында тискәре чагылыш тапмаячак. “Җинаять эшләрен судта тикшерү барышында гражданнарның законлы хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылмаячак. Әгәр дә министрлыкның бу инициативасы прокуратура, Югары Суд белән килешенгән икән, аны дәвам иттерәчәкбез”, - дип белдерде А. Савенков.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында Россия Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә күрсәтелгән ярдәм, аларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә карата булган игътибар өчен рәхмәтен  җиткерде. Президент бүген икътисадта булган тискәре алшартларның кешеләр тормышына начар йогынты ясамавы һәм криминал кабынып китмәве өчен тырышырга кирәклегенә басым ясады.

Фотосурәт mvd.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100