news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хокук сакчылары изоляция чорында 2 меңнән артык ялган белешмәне тикшерүгә алган

Алексей Соколов сүзләренчә, я оешманың эшләргә рөхсәт ителгән оешмалар исемлегендә булмавы, я кешенең чынлыкта анда эшләмәве ачыклана.

Хокук сакчылары изоляция чорында 2 меңнән артык ялган белешмәне тикшерүгә алган
Елена Саляхова

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Хокук сакчылары коронавирус белән бәйле изоляция чорында өйдән чыгарга рөхсәт биргән ялган, я тиешле үрнәктә ясалмаган 2 меңнән артык белешмәне тикшерүгә алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә республиканың эчке эшләр министры урынбасары, полиция башлыгы Алексей Соколов әйтте.

Барлыгы 27 меңнән артык белешмә тикшерелгән. «2 мең белешмәнең 58е юридик бәясен көтә», — диде Соколов. 14 очракта оешмалар гамәлдә булмавы яки эшчәнлекләрен туктатканы ачыкланган. 20 очракта кешенең белешмәдә язылган оешмада эшләмәве, 20 очракта белешмәдә күрсәтелгән оешма көнкүрешне тәэмин итүче оешмалар исемлегенә кермәгәнлеге ачыкланган.

«Тиешле үрнәктә булмаган белешмәләрне шундук тартып алабыз. Бүген булмаса, иртәгә ялган белешмә бирүчеләрнең кыңгыр эше фаш ителергә мөмкин», — дип кисәтте Алексей Соколов.

Ул шәһәрләргә керү һәм чыгу урыннарында 81 пост эшләгәнен әйтте. Республика шәһәрләре урамнарында 3 меңнән артык хезмәткәр патрульдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot