news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хокук бозучы автомобильчеләр өчен яңа штраф барлыкка килергә мөмкин

Түләүле юлда йөрү өчен түләмәгәндә җиңел автомобиль йөртүчеләрне - 2,5 мең, автобус һәм йөк машиналары шоферларын 5,5 мең сумга штрафка тартырга тәкъдим ителә.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә түләүле юлда йөрү өчен түләмәгән хокук бозучы автомобильчеләргә яңа штраф салынырга мөмкин. Бу хакта «Коммерсантъ»ка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Басма күрсәткәнчә, Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына административ хокук бозулар турындагы Кодекска хокук бозган өчен штрафлар кертү каралган төзәтмәләр проектын җибәргән.

Закон проекты нигезендә, түләүле юлда йөрү өчен түләмәгәндә җиңел автомобиль йөртүчеләрне 2,5 мең, автобус һәм йөк машиналары шоферларын 5,5 мең сумга штрафка тартырга тәкъдим ителә.

Карарлар Россия Транспорт күзәтчелеге тарафыннан автомат камералар ярдәмендә чыгарылачак, дип яза басма. Шулай ук, машина йөртүче түләүле юл хуҗасы алдында бурычын 60 көн дәвамында түләсә, штрафны гамәлдән чыгарырга мөмкин, дип билгеләп үтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100