news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хоккейчыларны теләкләре булмауда шелтәли алмыйм – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" командасы остазы ЦСКА хоккейчыларына каршы уенга үз бәясен бирде.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Мәскәүдә ЦСКА хоккейчыларына каршы уңышсыз уеннан соң (0:3), “Ак Барс” командасы баш тренеры уенчыларына шелтә белдермәде.

“Миңа безнең команданың әзерлеге ошады. Егетләрне теләкләре булмауда, нәтиҗәсез уенда шелтәли алмыйм. Кызганыч, күп тапкыр штрафка тартылдык. Үзебез дә гол кертә алмадык. Сораулар бар, эшләрбез”, – диде Билалетдинов матбугат конференциясендә.

Әлеге уенда “Ак Барс” хоккейчылары көндәшләр капкасына 13 тапкыр гына алка суга алды.

“Һөҗүмнәрнең аз булуы күп кенә уенчыларның сафтан чыгуына бәйлеме, дисезме? Әйдә, бу хакта сөйләшмик. Бүгенге уенда әзер хоккейчылар уйнады. Яңа уенчылар алырга ниятләрме? Әгәр дә бу җиңел генә булса, алыр идек. Бүген безнең дүр үзәк уенчы уйнамады, аның икесе озак вакытка сафтан чыкты”, – диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Исегезгә төшерәбез, Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында ЦСКА командасына оттырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100