news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хоккейчы Андрей Марков "Ак Барс" клубы белән 2 елга килешү төзиячәк

38 яшьлек сакчы 16 ел Милли хоккей лигасында чыгыш ясады.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Россия хоккейчысы Андрей Марков Казанның “Ак Барс” клубы белән ике елга килешү төзиячәк. Бу хакта “Р-Спорт” агентлыгына ике арада алып барылган сөйләшүләр белән якыннан таныш чыганак җиткергән.
 
38 яшьлек хоккейчы Милли хоккей лигасында 16 сезон дәвамында бер генә клуб өчен уйнады – “Монреаль Канадиенс” командасы данын яклады. Кичә клуб Андрей Марковның командадан китүе хакында хәбәр җиткерде. Соңрак хоккейчы үзе карьерасын Континенталь хоккей лигасында дәвам итәчәген хәбәр итте.
 
Агентлык чыганагына ышансаң, Марков Россиягә атна азагында кайтырга тиеш һәм шул вакытта “Ак Барс” белән килешү дә имзаланачак. Казан клубы белән хоккейчы арасында килешү ике елга төзеләчәк, диелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100