Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хоккейчы Алексей Морозовны зур спорттан озату “Беренче канал” Кубогында узачак
Морозов җыелма команданың идеаль капитаны булды, дип саный Третьяк
(Казан, 29 август, “Татар-информ”). Агымдагы елның декабрендә Сочида “Беренче канал” Кубогында илкүләм җыелма команданың һәм “Ак Барс”ның күп еллар капитаны булган Алексей Морозовны зур хоккейдан озату чарасы була.
Бу хакта Россия җыелма командасы һәм Россиянең хоккей федерациясе матбугат хезмәтенә команданың генераль менеджеры Андрей Сафронов хәбәр итте.
“Беренче җыелма җитәкчелеге, генераль менеджер һәм спорт директоры Олег Куприянов Россия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк белән консультациядән соң, Алексей Морозовны тантаналы озату турында карар кылды, - дип сөйләде ул. - Алексей капитан ролендә ике тапкыр илнең төп командасын дөнья чемпионатында җиңүләргә китерде. Моннан тыш, Ванкуверда олимпиадада безнең державаның байрак йөртүчесе булды. Без тарихыбызны хөрмәтлибез, шуңа күрә “Беренче канал-2014” Кубогында җыелма команданың беренче матчы алдыннан аның күпьеллык лидерын хөрмәтләячәкбез”.
“Беренче җыелма инициативасы Россия хоккей федерациясе тарафыннан тулысынча хупланды, - дип сөйләде федерация президенты Владисав Третьяк. - Алексей Морозов җыелманың идеаль капитаны, символы иде. Илнең төп командасының гасырлар борылышында берникадәр кризистан соң торгызылуы, безнең җыелманың Квебекта һәм Бернда алтын дубле, башлыча, аның исеме белән күзаллана. Үзебезгә килгәндә, озатуларның иң югары дәрәҗәдә узуы өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез”, - дип вәгъдәләде Россия хоккей федерациясе президенты Третьяк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз