news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хоккей буенча Россия җыелмасына Казан һәм Түбән Кама спортчылары кергән

Җыелу Дүрт милләт турниры алдыннан Новогорскида 16 августта башлана.

(Казан, 14 август, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). Валерий Брагин җитәкчелегендәге хоккей буенча Россия яшьләр җыелмасы тренер штабы уенчыларның киңәйтелгән исемлеген билгеләгән. Алар арасында Казан һәм Түбән Кама спортчысы бар. Бу турыда Россия хоккей федерациясе сайтында хәбәр ителә.

Хоккейчылар Дүрт милләт турнирына әзерләнәчәк. Исемлектә 28 уенчы бар. Җыелу Новогорскида 16 августта башлана. Анда башка уенчылар белән бергә һөҗүмчеләр, 18 яшьлек Артем Галимов (“Барс”, Казан) һәм Булат Шәфыйгуллин (“Нефтехимик”, Түбән Кама) киләчәк. Казан егетенең әлегә тәҗрибәсе юк. Шәфыйгуллин исә “Нефтехимик”та төп составта узган сезонда катнашкан.

Россия хоккей федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әзерлек эшләре нәтиҗәсе буенча Швециягә 23 хоккейчы – 3 капкачы һәм 20 кыр уенчысы барачак.

  • Дүрт милләт турниры (Швеция, Россия, Чехия һәм Финляндия) Швеция шәһәре Эрншельдсвикта 23 августтан 26 августка кадәр уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100