news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хоккей буенча район беренчелегендә Олы Кайбыч урта мәктәбенең ике командасы да җиңгән

Җиңүче, призлы урыннарны яулаган командаларга Мактау кәгазьләре, истәлек медальләре тапшырылды.

(Кайбыч, 28 гыйнвар, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”,  Мингазиз Сөнгатуллин). "Кайбыч" боз мәйданында 11 класска кадәрге мәктәп укучылары командалары арасында хоккей буенча район беренчелегенә ярышлар үткәрелде, дип яза җирле басма. 

Ярышта биш команда катнашса, шуның икесе – Олы Кайбыч урта мәктәбеннән. Үз эшенең фанаты булган Илдус Вәлиуллинның ике командасы да беренче-икенче урыннарны яулады. Федоровскоеда укытучы-тренер Юрий Григорьев кул астында шөгыльләнүче хоккейчылар өченче урында. Мәктәп янында хоккей мәйданы төзелгәннән соң, Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары да ярышларда актив катнаша. Илнур абыйлары Хәсәнов хоккей гына түгел, мини-футбол, бадминтон буенча да көчле спортчылар әзерли. Бу ярышта алар дүртенче, Хуҗа Хәсән командасы бишенче урынга чыкты.

– Унынчы унберенче классларда берәр генә егет укый, алары да хоккей белән дус түгел. Шуңа күрә команданы тулысынча тупларга малайлар җитми. Бүгенге уенга 6-9 класслардан 7 малай алып килдем. Иске Чәчкаб командасына да 7:0 исәбенә оттырдык, алмаш уенчыбыз да берәү генә иде. Капкачы Никита Шапеев барлык һөҗүмнәрне дә кире кайтарып бетерә алмады, – диде тренер Альберт Перепелкин, соңгы урынга чыгуларының сәбәбен аңлатып.

Җиңүче, призлы урыннарны яулаган командаларга Мактау кәгазьләре, истәлек медальләре тапшырылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100