Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хоккей буенча финал ярышларына хөкемдарлар билгеләнде
Хөкемдарлар бригадаларының тәгаенләнгән составы һәр матч башланырга ике сәгать кала мәгълүм була
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Иртәгә Балашихада Гагарин кубогы өчен көрәшнең хәлиткеч этабы старт ала. “Ак Барс” белән МВД хоккей клубы арасындагы беренче ике очрашу Мәскәү өлкәсендә узачак. 15 апрельдәге уенның хөкемдарлары итеп Константин Оленин, Вячеслав Буланов, Алексей Раводин, Сергей Шелянин (Мәскәү), Константин Горденко (Уфа), 16 апрельгә –Алексей Горский (Саратов), Анатолий Захаров, Вячеслав Буланов (Мәскәү), Юрий Оскирко, Сергей Сердюк (Ярославль) билгеләнгән.
Финалның Казанда узачак ике очрашуында хезмәт күрсәтәчәк бригадалар составы да мәгълүм. 19 апрельдә “Татнефть Арена” бозында Алексей Горский (Саратов), Анатолий Захаров, Вячеслав Буланов (Мәскәү), Юрий Оскирко, Сергей Сердюк (Ярославль), 20 апрельдә –Сергей Кулаков (Тверь), Алексей Раводин, Константин Оленин (Мәскәү), Юрий Оскирко, Сергей Сердюк (Ярославль) эшләргә тиеш. Хөкемдарлар бригадаларының ахыргы тәгаенләнгән составы һәр матч башланырга ике сәгать кала мәгълүм була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз