news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хоккей буенча дөнья чемпионатында Россия Швейцарияне җиңде

Әгәр Россия җыелмасы үз төркемендә беренче була алса, чирек финалда Канада белән уйнарга мөмкин.

(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Даниядә хоккей буенча дөнья чемпионатының бишенче тур матчында Россия җыелмасы Швейцария командасын җиңде. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Кичәге уен 4:3 (0:0, 3:1, 1:2) исәбе белән россиялеләр файдасына төгәлләнде.

Уенда Кирилл Капризов, Евгений Дадонов, Алексей Нестеров, Михаил Григоренко уңышлы уйнаулары белән аерылып торды.

Шулай итеп, Россия җыелмасы 13 очко җыеп, икенче урынны яулады. Ул А төркемендә лидер булган Швециядән бер очкога гына калыша. Хисап уенында шведлар 4:3 исәбе белән Словакияне җиңде.

Әгәр Россия җыелмасы үз төркемендә финишта беренче булса, чирек финалда Канада белән уйнарга мөмкин. Алай булмаганда, Россия командасы дүртенче баскычта кала.

Шимбә көнне Канада Финляндиягә 1:5 исәбе белән оттырды.

  • Плей-оффка һәр төркемнән иң яхшы дүртәр команда чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot