Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хоккей буенча дөнья чемпионатына барачак команда составы игълан ителде
Анда “Ак Барс” капкачысы Константин Барулин исеме юк
(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Май аенда Финляндия һәм Швециядә узачак дөнья чемпионатына Россия җыелма командасының составы игълан ителде. Анда “Ак Барс”ның дүрт уенчысы да бар. Тик алар арасында капкачы Константин Барулин исеме юк.
28 кешедән торган исемлеккә 3 капкачы, 9 сакчы һәм 16 һөҗүмче кергән. Алар – капкачылар Илья Брызгалов, Семен Варламов, Василий Кошечкин, сакчылар – Илья Никулин, Антон Белов, Евгений Бирюков, Федор Тетин, Денис Денисов, Евгений Медведев, Никита Зайцев, Евгений Рясенский, Яков Рылов, һөҗүмчеләр – Егор Аверин, Илья Ковальчук, Виктор Тихонов, Евгений Кузнецов, Сергей Соин, Денис Кокарев, Алексей Терещенко, Александр Радулов, Александр Свитов, Александр Пережогин, Кирилл Петров, Александр Попов, Сергей Мозякин, Андрей Локтионов, Вадим Шипачев һәм Артем Анисимов.
Хоккей буенча быелгы дөнья чемпионаты 3 май көнне старт ала. В төркемендә чыгыш ясаучы Россия командасы беренче турда Латвия командасы белән очрашачак. Уен 4 майда Мәскәү вакыты белән 17 сәгать 15 минутта башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз