news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хоккей буенча дөнья чемпионаты старт ала

81 нче дөнья чемпионаты Германиянең – Кельн һәм Франциянең Париж шәһәрләрендә уза.

(Казан, 5 май, "Татар-информ"). Бүген дүрт матч белән Германиянең – Кельн һәм Франциянең Париж шәһәрләрендә хоккей буенча 81 нче дөнья чемпионаты старт ала. Россия хоккей җыелмасы төркем этабындагы уеннарны Кельнда, ә чемпионатның соңгы ике елдагы чемпионнары – Канада хоккейчылары Париж бозында уздыра. Россия хоккейчылары бүген 17:15 сәгатьтә Швеция җыелмасы белән очраша.

Кельндагы уеннар 18,5 мең тамашачы сыйдырылышлы "Ланксесс Арена" боз сараенда үтә. Россия хоккейчыларының төркем этабындагы көндәшләре – Германия, Америка, Швеция, Латвия, Словакия, Дания һәм Италия командалары. Париждагы "АккорХотелс Арена"да Франция, Канада, Чехия, Финляндия, Швейцария, Норвегия, Белоруссия һәм Словения командалары көч сынаша.

Россия җыелмасы составында Кельнга 28 хоккейчы килде. Алар арасында "Ак Барс" һөҗүмчесе Владимир Ткачев та бар.  Команда капитаны –  Сергей Мозякин.
 
Олег Знарок җитәкләгән вакытта Россия хоккейчыларының дөнья чемпионатында медальсез калганы юк: 2014 елда – алтын, 2015 елда – көмеш һәм 2016 елда бронза медаль яуланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot