news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Хмеймим” аэродромында Ан-26 самолеты һәлакәтендә үлүчеләр арасында хатын-кызлар да бар

Cамолет утырту полосасына җитәргә 500 метр кала һәлакәткә юлыккан.

(Казан, 6 март, “Татар-информ”). Сириянең “Хмеймим” аэродромында Ан-26 самолеты һәлакәтендә үлүчеләр арасында хатын-кызлар да бар, дип хәбәр ителә социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәрендә.

Алар мәгълүматы буенча, һава судносы “Квайрес” аэродромыннан очып киткән, ике тукталыш ясаган. Аннан Хмеймимга юнәлгән һәм утырту полосасына җитәргә ярты чакрым кала һәлакәткә юлыккан.

Алдан “Татар-информ” Сириядә “Хмеймим” аэродромына төшәргә кергәндә Россия Ан-26 транспорт самолеты һәлакәткә юлыгуы һәм 32 кеше һәлак булуы турында хәбәр иткән иде. Әлеге факт буенча, Баш хәрби прокуратура тикшерү үткәрә. Оборона министрлыгында самолетка һөҗүм булмаганлыгын һәм һәлакәт техник төзексезлек аркасында килеп чыгарга мөмкин, дип белдергәннәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100