Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ХМАО-Югра төбәгенең Мегион шәһәрендә татарлар «Аулак өй» гә җыелды
Алар урама һәм күкәй күмәче пешерергә өйрәнде.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). ХМАО-Югра төбәгенең Мегион шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез «Аулак өй»гә җыелды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Үз халкы өчен җанын-тәнен бирергә әзер торучы аш-су остасы, әллә ничә мең километрларга сузылган җепләрдән матур гөлләр үрүче, йомшак мендәрчекләр, җәймәләр бәйләүче, үтә дә тыйнак, сабыр дустыбыз Рида ханым Хөснетдинова Мегион шәһәре «Ак калфак»лыларын кунакка җыеп, халкыбызның милли ашы булган «Урама» пешерү серләренә өйрәтте.
— Мегион шәһәребездә эшләп килүче «Болгар» иҗтимагый татар милли оешмасы җитәкчесе Зөһрә Таһир кызы белән бер караштабыз. Мегион шәһәрендә Зөһрә ханым белән Әлфрит Рәшит улы кебекләр бар җирдә дә юк. Аларга безгә аралашырга мөмкинлекләр биргән өчен, чиксез зур рәхмәтемне генә җиткерәсем килә. Әлбәттә, халкыбызның «Сабан туе» бәйрәме булмаса, әллә безне язмыш очраштырмаган да булыр иде», — диде Рида ханым.
Рида ханым Хөснетдинова тумышы белән Башкортостанның Бүздәк районы, Богады авылыннан ул. Рида ханым үзе белән таныштырырга да, шул ук арада бер-бер артлы тәмле ризыклар пешерергә дә, тәмле табын әзерләргә дә җитешә. Ә кулларына күз иярми. Урама камырын да ашыкмыйча ял иттереп әзерли ул. «Күкәй күмәче»н дә пешерергә өйрәтим, дип җитез генә тагын камыр басарга кереште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз