news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әхмәтов: Җылы кыш уҗымнарны зәгыйфьләндерә, язга алар «яртылаш ач» булырга мөмкин

«Еврокыш» чәчүлекләргә тирән йокыга китәргә җай бирми, моның уңышта чагылыш табуы ихтимал.

Әхмәтов: Җылы кыш уҗымнарны зәгыйфьләндерә, язга алар «яртылаш ач» булырга мөмкин
архив/Рамиль Гали

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда урнашкан җылы һәм аз карлы «еврокыш» уҗымнарны йомшартырга һәм уңышка тискәре йогынты ясарга мөмкин. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, элеккеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әнә шундый фикердә булуын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән уртаклашты.

«Йомшак температура, җылы кыш уҗымнарга тирән йокыга китәргә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә алар актив рәвештә шикәр куллануларын дәвам итәләр һәм язга йомшарып чыгарга мөмкиннәр. Уҗымнар бик яхшы старт ярдәме таләп итә – минераль ашламалар кирәк булачак, вегетация буенча алар шактый озак тернәкләнәчәк», – дип сөйләде Әхмәтов.

Чәчүлекләргә бәйле хәлне озакка сузылган яки соң килгән яз, шулай ук февраль-март айларында зур кар катламы да кискенләштерергә мөмкин. Чәчүлекләр торышын бәяләргә һәм уңышны фаразларга вегетациягә чыкканнан соң гына мөмкин булачак.

«Әгәр уҗымнар кышлатудан «ярым ач» чыкса, бу соңгы уңышка йогынты ясаячак. Уңышның нинди булуын вегетациягә чыккач кына якынча әйтергә мөмкин булачак – аларның ничек сакланып калуына, ни дәрәҗәдә көчсезләнүенә яки көчле чыгуына карап», – дип уртаклашты Әхмәтов.

2019 елда Татарстанда явым-төшем җитмәү сәбәпле, 218 мең гектардан артык көзге культуралар һәлак булды, ә зыян 1 млрд сумнан артык тәшкил итте. РФ Хөкүмәте Карары буенча Татарстанга китерелгән зыянны компенсацияләүгә 120 млн сум бүлеп бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100