news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әхмәдиев: Җирәбә уйнату турында сорауларны Бөтендөнья татар конгрессына бирегез

Көрәш федерациясе буларак төп максатыбыз - гадел, профессиональ ярышлар үткәрү, шуның белән безнең эш тәмамлана, дип белдерә федерация вәкилләре.

Әхмәдиев: Җирәбә уйнату турында сорауларны Бөтендөнья татар конгрессына бирегез
Владимир Васильев

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Зәринә Хуҗина). Россия Көрәш федерациясе президиумы әгъзасы Марат Әхмәдиев Новосибирскида узган Сабан туенда көрәш ярышларында автомобильне жирәбәдә уйнатуда көрәш федерациясенең катнашы юк, аны тулысынча Татар конгрессы оештырды, дип белдерде. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә әйтте.

“Көрәш федерациясе буларак төп максатыбыз - гадел, профессиональ рәвештә ярышлар үткәрү, шуның белән безнең эш тәмамлана. Ә инде призлар бирү Сабан туйны оештыручыларның эше”, - дип өстәде федерациянең җәмәгатьчелек белән элемтә белгече Рөстәм Хәсәншин.

  • Федераль Сабантуйда ике ел рәттән көрәш ярышына куелган төп приз - автомобильне үз авырлыкларында җиңгән көрәшчеләргә жирәбә уйнатып тапшырдылар. Шул ук вакытта абсолют батыр да билгеләнде, аңа тәкә бирелде.
  • Быел Новосибирскида узган Федераль Сабантуйда абсолют батыр булып Татарстаннан Раил Нургалиев калды, төп приз исә жирәбә буенча Лениз Абдуллинга эләкте. Төп бүләкне жирәбә буенча уйнатуны оештыручылар җиңел авырлыктагы көрәшчеләргә дә төп призны алу мөмкинлеге тудыру белән аңлата.

Марат Әхмәдиев көрәштә жирәбә уйнату турында шәхси фикерен дә белдерде: “Һәрбер үлчәү авырлыгында җиңгән батыр – Сабантуй батыры, шуңа күрә жирәбә уйнату гадел юл белән эшләнгән. Мин җиңел үлчәү авырлыгына ия булган көрәшчеләргә мондый мөмкинлек тудыруда бернинди каршылык күрмим ”, - диде ул.

Россия көрәш федерациясе спорт директоры Илнар Галиев та үз фикерен җиткерде: “Көрәшче приз өчен түгел, ә җиңәр өчен, исем өчен көрәшә. Машинаны мин төп приз түгел, ә махсус приз дияр идем. Төп приз монда тәкә”, - диде Илнар Галиев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100