news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әхлак тәрбиясе буенча республикакүләм семинар узды

Балалар “Иманлы бала” дигән әдәби чара тәкъдим итте

 (Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Балтач районы Шубан мәктәбендә “Замана мәктәбендә әхлак тәрбиясетемасына багышланган республикакүләм семинар булып узды.
Әлеге семинарга кунак булып ТР мөселманнары баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Россия ислам университетының гуманитар дисциплина кафедрасы җитәкчесе Резеда Сафиуллина чакырылган иде.

“Киемеңә карап каршы алалар” дип исемләнгән ачык дәрес күрсәтелде. Әлеге дәрестә мөселман халкының киемнәре, аларның үзенчәлекләренә игътибар иттерелде.

Җәлил хәзрәт балаларга иманлы булырга кирәклеген, әйткән сүзне үтәүнең мөхимлеген ассызыклап үтте. Резеда ханымның үзенең киләчәктә ислам дөньясы турында кинофильм төшерергә ниятләвен, ә башлангыч адымның нәкъ менә бүген ясалуын хәбәр итте.

3 нче сыйныф укучылары “Иманлы бала” дигән чара күрсәтте. Балалар башкарган мөнәҗәтләр күңелләрне үстереп җибәрде, дип сурәтли “Хезмәт” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100