news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хисапчы һөнәре юкка чыгарга мөмкин - Россия финанс министры урынбасары

Министр урынбасары шулай ук кәгазь документлардан тулысынча баш тарту һәм электрон хисапка күчү инициативасы белән чыкты.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Россия финанслар министры урынбасары Татьяна Нестеренко, яңа технологияләр пәйда булу сәбәпле, базардан хисапчы һөнәре юкка чыгарга мөмкин дип белдергән. Ул бу хакта Мәскәү финанслар форумында әйткән, дип яза «РИА Новости».

Аның фикеренчә, якын киләчәктә хисапчыларга ихтыяҗ юкка чыгарга мөмкин, чөнки аның эшен исәпләү машиналары башкара алачак.

"Биредә уку йортлары вәкилләре булды. Монда ата-аналар утыра. Хисапчы һөнәре акрынлап базардан китәчәк дип кисәтәсе килә. Аларны технологияләр алыштырачак", - дип белдергән Нестеренко.

Министр урынбасары шулай ук кәгазь документлардан тулысынча баш тарту һәм электрон хисапка күчү инициативасы белән чыкты. Аның сүзләренчә, электрон документлар белән эшләгәндә мәгълүматларны кулдан кертүне киметергә яки бөтенләй тыярга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot