news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хисап палатасы рәисе Татарстан Дәүләт Советының унынчы утырышында билгеләнәчәк

Көн тәртибенә 16 мәсьәлә кертелгән.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советының унынчы утырышы узачак. Анда республика Хисап палатасы рәисен билгеләү турындагы мәсьәләне караячаклар. Бу турыда ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

20 майда узган республика парламенты президиумы утырышында көн тәртибенә 16 мәсьәлә кертелгән иде. Депутатлар сигез закон проектын беренче укылышта караячак.

«Беренче укылышка әзерләнгән закон проектлары нигезендә вакытны өстәмә рәвештә чикләү, алкоголь продукциясен ваклап сату шартлары һәм урыннары, юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу, азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча аерым чаралар, Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертеләчәк», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100