news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хирург салкында тән өши башлауның беренче билгеләрен әйтте

Республика клиник хастаханәсенең үлекле яралар хирургиясе бүлеге табибы Айрат Ахунҗанов борын очы, колак агарганда җылы урынга керергә кирәклеген искәртте.

Хирург салкында тән өши башлауның беренче билгеләрен әйтте
Рамил Гали

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов).Салкында тире өши башлауның беренче билгеләре турында бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Республика клиник хастаханәсенең үлекле яралар хирургиясе бүлеге табибы Айрат Ахунҗанов сөйләде.

«Борын очы, колакның агаруын күргәндә җылы урынга керергә кирәк. Кулларга килгәндә, элек бияли популяр иде, хәзер перчатка кияләр. Перчаткада бармаклар аерым булганлыктан, кул тизрәк туңа башлый», — диде ул.

Казанның 7нче номерлы хастаханә хирургы Вячеслав Филиппов әйтүенчә, туңган, яисә өшегән кеше акрын уйлый башлый.

«Туңганда кешенең фикерләве акрыная, ул сорауларга гадәттәгечә тиз түгел, ә озак җавап бирә. Бу сак булырга кирәк дигән сүз», — дип сөйләде табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100