news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хирург Михаил Рокицкий вафат булу сәбәпле, Татарстан Дәүләт Советы кайгы уртаклашты

«Бу кешенең якты истәлеге аның изге гамәлләрендә сакланачак», - диелә Парламентның матбугат хезмәте хәбәрендә.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы президиумы әгъзалары III һәм IV чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, РСФСРның халык депутаты, медицина фәннәре докторы, Казан республикаара балалар хирургиясе үзәге җитәкчесе Михаил Рокицкий вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашу белдерде.

«Бу кешенең якты истәлеге аның изге гамәлләрендә сакланачак», - диелә республика Парламентының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Талантлы хирург Михаил Рокицкийның «намуслылык һәм профессионализм, югары җаваплылык үрнәге, зур йөрәкле кеше булуы» билгеләп үтелә.

  • Танылган балалар хирургы 26 ноябрьдә 88нче яшендә вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу чарасы 28 ноябрьдә Казан дәүләт медицина университетында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100