Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һиндстанның тышкы эшләр министрлыгы башлыгы: Халыкара хокук һичшиксез үтәлергә тиеш
Һиндстанның тышкы эшләр министры Субраманьям Джайшанкар фикеренчә, Якын Көнчыгыштагы вазгыять – борчылу өчен тагын бер сәбәп. «Конфликт алга таба төбәкләр буенча таралырга мөмкин, бу – коткы тудыра», – дип белдерде ул Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә «Аутрич» / «БРИКС плюс» форматындагы БРИКС саммитында катнашучы делегация башлыкларының уртак утырышы кысаларында.
«Диңгез сәүдәсе моннан зыян күрде инде. Теләсә нинди алым гадел һәм нык булырга, ул ике дәүләт төзүгә китерергә тиеш», - диде Субраманьям Джайшанкар.
Ул шулай ук бүгенге чынбарлыкта дөньяның хәлиткеч гамәлләргә әзер булырга тиешлеген ассызыклады.
«Без сугыш чорында яшәмибез. Фикер каршылыклары, бәхәсләр бар, әмма алар диалог һәм дипломатия ярдәмендә хәл ителергә тиеш. Килешүләр төзегән вакытта аларны үтәү мөһим. Халыкара хокук бернинди искәрмәләрсез сакланырга тиеш. Бездә террорчылыкка карата бернинди уңай мөнәсәбәт була алмый», – дип йомгаклады республиканың тышкы эшләр министрлыгы башлыгы, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди сүзләренә сылтама ясап.
-
БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз