Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Һиндстанның Россиядәге илчесе урынбасары БРИКС саммиты алдыннан Казанга киләчәк
Һиндстанның Россиядәге илчесе урынбасары Никилеш Гири алдагы көннәрдә Казанга килергә ниятли. Дипломат Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һиндстанның Россиядәге илчесе урынбасарының ТР башкаласына сәфәре 22-24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммитына ил делегациясе визитын әзерләү белән бәйле.
Моннан тыш, очрашуда ике яклы мөнәсәбәтләрне киңәйтү һәм ныгыту перспективалары хакында фикер алыштылар. Кунакларга республиканың инвестицион һәм икътисади потенциалы тәкъдим ителде.
Искәртеп узабыз, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди агымдагы елның июлендә Казанда илнең генераль консуллыгы ачылуы турында игълан иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз