Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Һиндстанның Россиядәге илчесе: Казанда консуллык ачу мәсьәләсе берничә атнада хәл ителә
Казанда Һиндстанның консуллыгы берничә атна дәвамында ачылачак. Бу хакта «TIME: Россия — Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумының эшлекле иртәнге ашында Һиндстанның Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Винай Кумар хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.
«Казанда безнең консуллыкны ачу мәсьәләсе берничә атнада хәл ителәчәк. Ул киләсе айда эшли башлаячак. Татарстан – инвестицияләр җәлеп итүче төбәк, безнең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләребез зур. Шулай ук биредә бик күп Һиндстан студентлары укый. Нәкъ менә шуңа күрә республика башкаласы якын арада консуллыклар ачылачак ике шәһәрнең берсе булды», - дип билгеләде ул.
Моннан тыш, илче Казандагы консул итеп билгеләнгән Гитика ханымны тәкъдим итте һәм аның югары һөнәри осталыгын ассызыклады. Аның сүзләренчә, Россия белән Һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгарыр вакыт җитте, һәм «TIME: Россия - Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумы моңа ярдәм итә.
«Безнең илләр фармацевтика, IT, автомобиль төзелеше һәм башкалар кебек күп төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлекне үстерә. Шулай ук без бер-беребезнең мәдәнияте белән танышуны дәвам итәбез», - дип ассызыклады илче.
Ул шулай ук хезмәттәшлекнең тагын бер юнәлеше буларак спортны атады һәм 9 октябрьдә форум кысаларында Россия һәм Һиндстан студентлары командалары арасында крикет буенча матч узачагын искәртте. Крикет Россиядә популяр спорт төренә әйләнергә һәм ике илне берләштерүче тагын бер пункт булырга мөмкин, дип саный Кумар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз