news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һиндстанның Казандагы Генераль консулы «Татарстанда җитештерелгән» күргәзмәсен бәяләде

Һиндстанның Казандагы Генераль консулы Джейсундхар Д. әфәнде «Россия – АСЕАН» саммиты кысаларында «Уникаль осталык үзәге»ндә оештырылган «Татарстанда җитештерелгән» экспозициясендә булды. Бу хакта Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Күргәзмә бик яхшы тәэсирләр калдырды. Татарстан – Россиянең бик югары темпта үсүче субъекты!» – дип уртаклашты ул фикерләре белән.

Дипломат киләсе елда Россия белән Һиндстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 80 ел тулуын билгеләп үтте һәм илләр арасында хезмәттәшлекне алга таба үстерүнең әһәмиятен ассызыклады. Шулай ук Генераль консул катнашучыларны һәм кунакларны 15-16 октябрьдә Казанда узачак «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумына чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot