news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һиндстанның Казандагы Генераль консулы итеп Джейсундхар әфәнде билгеләнде

Һиндстан Республикасының Казандагы Генераль консулы итеп Джейсундхар әфәнде билгеләнде. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министрлыгының ведомство башлыгы Сергей Лавров имзалаган рәсми хатында хәбәр ителә, дип яза «TIME: Россия – Индия. Взаимная эффективность» телеграм-каналында.

Джейсундхара консуллык округы Татарстан, Адыгея, Башкортстан, Дагыстан, Ингушетия, Калмыкия, Төньяк Осетия – Алания, Чечен, Карачай-Черкес һәм Кабарда-Балкар республикаларын үз эченә ала.

Моннан тыш, аның юрисдикциясенә Краснодар һәм Ставрополь крайлары, шулай ук Әстерхан, Волгоград, Оренбург, Ростов, Самара һәм Саратов өлкәләре керә.

Консуллык функцияләрен башкарганда Джейсундхар гамәлдәге законнар һәм РФ төзегән халыкара килешүләр нигезендә Россиядә чит дәүләтләрнең консуллык вазифаи затлары өчен каралган барлык хокуклардан һәм өстенлекләрдән файдалана.

news_right_1
news_right_2
news_bot