news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һиндстанның Генераль консулы: Быел Казанда узачак TIME форумы күпкә масштаблырак булачак

Һиндстанның Генераль консулы: Быел Казанда узачак TIME форумы күпкә масштаблырак булачак
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстан башкаласында узачак «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумы күпкә масштаблырак булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Һиндстанның Казандагы Генераль консулы Джейсундхар Д. сөйләде.

«Быелгы форум күпкә масштаблырак булачак: Һиндстаннан компанияләр күбрәк киләчәк, очрашулар үткәреләчәк һәм килешүләр төзеләчәк. Моннан тыш, без шәһәр югары уку йортлары арасында крикет турниры да оештырачакбыз», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Быел «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумы Казанда 15 һәм 16 октябрьдә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot