Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һиндстан визаларын бирүдә тоткарлык булу сәбәпле, 79 кеше Казаннан Гоага оча алмаган
6 декабрьдә Россиянең 79 туристы Гоага китә алмаган. Моның сәбәбе Һиндстан электрон визаларын бирү системасындагы тоткарлык белән бәйле, дип аңлата Россия Туроператорлар ассоциациясе.
Оешмада билгеләп үтүләренчә, әлеге хәл россиялеләрнең Һиндстан штатындагы ялын куркыныч астына куярга мөмкин.
«Сишәмбе кичендә, 6 декабрьдә, Россиядә яшәүче 79 кеше Казаннан чартер рейсы белән Һиндстанның Гоа штатына оча алмаган. Моның сәбәбе Һиндстанның электрон визалар бирү системасындагы тоткарлык белән бәйле. Туроператорлар вазгыятьне уңай якка хәл итәргә өметләнә. Һиндстан электрон визаларын бирү системасындагы тоткарлык россиялеләрнең Гоадагы ялын куркыныч астына куярга мөмкин», - диелә хәбәрдә.
Ассоциациядә билгеләп үтүләренчә, бу әлеге юнәлештәге беренче генә очрак түгел. Пандемия чорында проблема кимегән, әмма очыш программалары элеккеге графикка кайткач, ул тагын да кискенләшкән.
«Гаризаны эшкәртү регламенты 5 көн тәшкил итсә дә, визаны бер айдан соң очарга җыенган кешегә икенче көнне үк бирергә һәм бүген-иртәгә юлга чыгарга ниятләгән туристларга 10 көн узгач та бирмәскә мөмкиннәр. Визаны ата-аналарга биреп, балаларга бирмәгән очраклар да булды», - дип искәрттеләр ассоциациядә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз