news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һиндстан Тышкы эшләр министрлыгы Модиның Казандагы БРИКС саммитында катнашачагын раслады

Һиндстан БРИКСны глобаль проблемалар хәл итү өчен мөһим мәйданчык дип саный. Бу хакта брифингта Азия иле Тышкы эшләр министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Викрам Мисри хәбәр итте.

«Без БРИКС кысаларындагы эшчәнлегебез һәм катнашуыбызга зур әһәмият бирәбез, чөнки без аны глобаль күпполярлыкның төп гәүдәләндереше дип карыйбыз», – дип китерә аның сүзләрен ТАСС.

Мисри Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди Казанга БРИКС саммитына киләчәген раслады.

БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot