Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һиндстан Тышкы эшләр министрлыгы Казандагы саммитта 13 ил БРИКС партнеры булуны искәртте
Казанда узган БРИКС саммитында ким дигәндә 13 дәүләт оешма партнеры статусын алды. Бу хакта брифингта Һиндстан Тышкы эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Рандхир Джайсвал искәртте.
«Аңлавымча, 13 ил партнер ил буларак кабул ителде. Бу БРИКС илләре коллектив рәвештә кабул иткән карар. Партнер ил статусы тулы хокуклы әгъзалыктан аерыла», - дип билгеләде дипломат (РИА Новости цитатасы).
«Бу конкрет мәсьәлә хәзерге вакытта ябылдымы-юкмы дигән сорауга килгәндә, мин әлеге 13 илнең партнер ил булуын аңлыйм», - дип өстәде ул.
Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узды. Саммит барышында 13 дәүләт: Алжир, Беларусь, Боливия, Вьетнам, Индонезия, Казахстан, Куба, Малайзия, Нигерия, Таиланд, Төркия, Уганда һәм Үзбәкстан берләшмә партнеры статусын алды. Венесуэла исә, Бразилия каршы килү сәбәпле, мондый статусны ала алмады.
РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров партнер дәүләтләр категориясе барлыкка килүне БРИКСның яңа (берләшмәгә 2024 елдан кушылган) һәм элекке катнашучылары бер-берсе белән эшләп китә алганчы оешмага яңа әгъзалар кабул итү өчен бераз көтәргә кирәклеге белән бәйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз